Фәнни-методик эшчәнлек

“Татар теле. 5-11” интерактив электрон дәреслегенә бәяләмә

“Татар теле. 5-11” интерактив электрон дәреслеге 2008 нче елда ТР Мәгариф һәм министрлыгы заказы буенча “Белем.ру” ҖЧҖ тарафыннан эшләнгән.

Татар теле укытучылары күптән көткән әлеге дәреслек – укучылар һәм мөгаллимнәр өчен киң мөмкинлекләр бирүче электрон әсбап.

Дәреслекне компьютерга урнаштыру уңайлы. Программаның төрле операцион системалар өчен эшләнүе авторларның киләчәккә карап эшләвен күрсәтә, озак еллар уңышлы эшләвен күздә тота. Дәреслектән файдалану өчен кулланма җентекләп язылган. Программаны дөрес эшләтү буенча сорауларга җавапны “Белем.ру” порталының махсус форумында алырга мөмкин.

Дәреслек эчтәлегендә тел гыйлеменең төп тармаклары буенча киң мәгълүмат тәкъдим ителә. Фонетика, орфоэпия, графика, орфография, сүз төзелеше, сүз ясалышы, лексикология, фразеология, стилистика һәм сөйләм культурасы, морфология, синтаксис һәм пунктуациягә караган материалны, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә карап, дәреснең һәм тема өйрәнүнең төрле этапларында, шулай ук укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген оештыруда, фәнне тирәнтен өйрәтүдә уңышлы кулланырга мөмкин. Аларны абитуриентлар һәм югары уку йортлары студентлары да файдалана ала.

Интерактив электрон дәреслекнең “Фонетика. Орфоэпия” бүлегендә татар телендәге авазлар классификациясе һәм аңа хас булган фонетик законнар, авазларның әйтелеш үзенчәлекләре турында теоретик мәгълүматлар, биремнәр, күнегүләр, фонетик анализ үрнәкләре тәкъдим ителә. “Графика. Орфография” бүлегендә татар алфавиты, татар язуы тарихына караган мәгълүматлар, орфографик принципларга характеристика бирелә, күнегүләр китерелә. “Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы” бүлегендә бирелгән материал татар теленең агглютинатив табигатен ача. Анда сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә характеристика бирелә, кушымчаларның төрләре һәм аларның ялгану үзенчәлекләре күрсәтелә. Биредә сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү турында да мәгълүмат алырга мөмкин. “Лексикология һәм фразеология” бүлегендә телебезнең лексик байлыгын өйрәнү өлкәсендәге мәгълүмат урын ала. Анда сүзләрнең мәгънәсе, килеп чыгышы, кулланылу өлкәсе, кулланылу ешлыгы буенча төрләренә характеристика бирелә, лексик анализ ясау тәртибе тәкъдим ителә. Фразеологик берәмлекләрне яктыртуга багышланган материал күп, аларның үзенчәлекләре мисаллар белән дәлилләнә. Дәреслектә стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләренә зур урын бирелгән. Андагы теоретик һәм гамәли материал телдәге стилистик катламнарны барлауда, аларны өйрәнү һәм үзләштерүдә ярдәм итә. “Морфология” бүлегендә сүз төркемнәре, аларның лексик грамматик һәм морфологик-синтаксик билгеләре классик әдәбияттан алынган мисаллар белән яктыртыла. Дәреслектәге иң зур бүлек – “Синтаксис һәм пунктуация” бүлеге. Биредә сүз, сүзтезмә һәм җөмлә, аларның бер-берсе белән бәйләнеш үзенчәлекләре яктыртыла. Гади һәм кушма җөмләләрнең төрләре, аларны тикшерү үрнәкләре, алар янында тыныш билгеләре куюның төрле очраклары турында мәгълүмат мисаллар ярдәмендә аңлатыла.

Мөгаллим 6 бүлеккә урнаштырылган темалар нигезендә укытуны планлаштыра ала. Бу эш укытуга иҗади якын килүне сорый. Укытучы да, укучы да  дәреснең үзен генә, биремнәрне, мәгълүматны яки контроль тестны аерым да сайлый. Укытучының дәрес режимнарын билгеләү, авырлыгын сайлау һ.б. күп мөмкинлекләре бар. Тәҗрибәле укытучы әлеге интерактив электрон дәреслекне төп дәреслек буларак сайлап алып укытырга хокуклы. Барлык интерактив биремнәр 100 баллы система буенча исәпләнә, әлеге баллар автомат рәвештә 5 баллы системага күчерелә. Әлеге билгеләр электрон журналга язылып барыла һәм укучының шәхси билгеләр битендә күренә. Иҗади башкарыла торган биремнәргә укытучының билге куя алуы укучы эшчәнлегенә индивидуаль якын килү өчен уңайлы. Электрон журнал укучының һәр теманы никадәр белүен ачыкларга мөмкинлек бирә, хаталар өстендә эшне дөрес оештыруга ярдәм итә.

Тәкъдимнәр:

Кулланучыларны теркәү өлешендә хата ясау мөмкинлеген киметү өчен, башта укытучы, аннан сыйныф, аннан соң гына укучыны теркәү тәрәзәсе куелсын.

Татар теле дәреслеген тулысынча татар телендә күрәсе килә, шуңа күрә укучыларның исемнәрен татарча теркәү мөмкинлеге тудырылсын иде. Хәзерге вакытта балаларның һәм укытучыларның исемнәрен бары рус шрифтлары кулланып кына теркәп була.

Авторизация битендәге пароль язу тәрәзәсендә бары тик саннар гына куела, хәрефләр язып булмый. Шулай ук укучының исеме күренми.

Тәрәзәне зурайтмыйча, барлык төймәләр дә күренми, үз чиратында бу укучыга өстәмә кыенлык тудыра. Бәлки аны бераз кечерәйтү кирәктер.

Дәресләрнең “Теоретик материал” бүлекләрендә катлаулы мәгълүматларны үзләштетергә ярдәм итүче гади һәм интерактив схемалар, таблицалар, иллюстратив материал булсын иде.

Дәреслеккә шулай ук аудиоязмалар җитми. Бигрәк тә “Фонетика һәм орфоэпия” бүлегендә бу төрдәге материалны күрәсе килә.

Кайбер бүлекләрдә, мәсәлән, “Фонетика һәм орфоэпия” бүлегендәге сылтамалы биттәге тема белән 8 нче дәрес урнашкан биттәге тема туры килми.

Гомумән алганда, дәреслек татар телен укытуны нәтиҗәле итү өчен киң мөмкинлекләр бирә. Яшь белгечләр өчен генә түгел, тәҗрибәле мөгаллимнәр өчен дә әлеге дәреслек – чын хәзинә.

Гөлназ Җәлилова, Мөслим районы Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. 2013 ел.

Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган

*