Яңалыклар

БРТ – 2017

Кадерле укучыларым, һөнәрдәшләр, хөрмәтле әти-әниләр. Күптән түгел Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында 2017 ел өчен татар теленнән бердәм республика тесты буенча күрсәтмә материаллар урнаштырылды. Сайт материаллары белән якыннан танышу өчен, әлеге сылтама буенча үтегез:

Единое республиканское тестирование по татарскому языку для обучающихся 9 классов > 2017 год

 

Татар әдәбияты үзәгенең рәсми сайтында БРТны уңышлы үтүгә әзерлек өчен махсус әзерләнгән китап сатып алырга була. Әлеге китап узган елгы версиясеннән аерылмый, әмма тестны ел саен яңа укучылар бирүен исәпкә алсак, бу кулланма сезнең өчен бик файдалы булыр дип ышандыра алам. Ул укучыга мөстәкыйль әзерлекне күздә тотып эшләнгән.

 

Тестка мөстәкыйль әзерләнү өчен, мин сезгә интернет челтәрендә махсус сайт булдырдым. “Татар телен – “5”легә!” исемле сайттта махсус зур бүлек нәкъ менә шушы темага багышлана.

 

Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган

*