Яңалыклар

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә предмет һәм метапредмет нәтиҗәләргә ирешү юллары

26 нчы октябрь көнне Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбендә районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә предмет һәм метапредмет нәтиҗәләргә ирешү юллары” дигән темага семинары узды. Семинарда шулай ук Актаныш районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары да катнашты.

Семинар барышында 6 нчы сыйныфта ФГОС таләпләре,7 нче сыйныфта исә язма эшкә әзерлек уңаеннан сөйләм теле үстерү буенча ачык дәресләр каралды, шулай ук  Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбе базасына караган Әмәкәй, Баек төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары мастер-класслар күрсәтте.

Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki