Соңгы елларда тәрбия теориясе һәм методикасында “педагогик мониторинг” төшенчәсе киң кулланыла башлады. Бу төшенчәнең Сахарчук П.Б., Майоров А.Н., Сотов А.В. кебек галимнәр тәкъдим иткән аңлатмаларына таянсак, тәрбия өлкәсендәге мониторингның мәгариф учреждениесендәге тәрбия процессы торышын, үсешен прогнозлауга ярдәм итүче мәгълүматны җыю, саклау, эшкәтү һәм таратуны оештыру формасы икәнен белербез. Педагогик мониторинг тәрбия эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә үтеп керә. Үзенең эшен планлаштырганда, мөгаллим-тәрбияче башта педагогик процессның алдан уйланган проектын, образын тудыра, аннан соң аны оештыра, үзгәрешләр кертә, нәтиҗәсен күзәтә. Ә билгеле бер моментта ирешелгәннәрне алдан уйланылганы һәм моңа кадәр булган алдынгы тәҗрибә нәтиҗәләре белән чагыштыру, гомумиләштерү ихтыяҗы туа. Нәтиҗәләрне анализлап, педагог эшен яңадан планлаштыра, яңа чаралар уйлап таба, һәм боларга ирешүдә аңа педагогик-психологик диагностика ярдәмгә килә…
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
![]() | 971 КБ |