Автор турында

Автобиографиям

Кеше булса, эшләр эше булсын,

Тормышының булсын мең яме.

Изге хисе булсын күңелендә,

Ә җанында һәрчак – ил гаме. (И.Иксанова)

Җәлилова Гөлназ Илсур кызы
  • 17.08.1974
  • 1981 - 1991
  • 1991 - 1996
  • 1996 - 1997
  • 1997 - ...
Татарстан Республикасы Мөслим районы Тойгелде авылында туганмын. Әтием – Абдуллин Илсур Гатуф улы, гомере буе “Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгында агроном булып эшләде. Әнием – Рәйсә Галиәсгар кызы, башта – Тойгелде урта мәктәбендә, аннан соң Тойгелде ярдәмче интернат-мәктәбендә – рәсем-сызым укытучысы.
Бәхетемә, мәктәпкә укырга кергәнче, барлык яшьтәшләрем кебек үк, балалар бакчасы һәм, әлбәттә, әби-бабай тәрбиясе дә күрергә туры килде. 1981 – 1991 елларда Тойгелде урта мәктәбендә башта октябрят, аннан башлангыч комсомол оешмасы сафларында актив тормыш алып барылды. Шул елларда ук укытучы һөнәренә  әзерләнә башлаганмындыр: коллектив өчен һәм аның белән алып барылган кызыклы мәктәп тормышы, мөгаллимнәребезнең биргән киңәшләре (Эшләгәнең безнең өчен булса, өйрәнгәнең – үзең өчен, диләр иде) якты нур булып гомер юлымны һаман да яктырта. Мәктәпне гел “5”ле билгеләренә генә тәмамлавым миңа көмеш медаль китерде. Ә ул, үз чиратында, миңа югары уку йортына бер генә имтихан биреп керү мөмкинлеге бирде.
Аннан соңгы студент еллары, курсташлар, бергәләп кичәләр үткәрү, практика үтүләр, ел саен республикабызның Зәй, Мөслим, Аксубай, Тукай районнарында колхозчыларга көзге кыр эшләрендә булышу – һәммәсе матур төш кебек истә калган. Яр Чаллы дәүләт педагогия институтыннан мин дипломлы татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып чыктым.
Без институтны тәмамлаган елларда яшь белгечләрне эш белән тәэмин итә торган “распределение” дигән  нәрсә әле сакланып калган иде, һәм шуның нәтиҗәсендә миңа үзем туган районымда – Баланлы урта мәктәбендә беренче хезмәт чыныгуы алырга туры килде. Беренче елны ук 7 – 11 нче сыйныфларны укыту тәҗрибәсе, беренче остазларымның нәсихәтләре миңа алдагы елларда хезмәт фронтында җитәрлек көч, ышаныч һәм оптимизм өстәгәндер дип уйлыйм.
1997 елда бәхетемә тигән өлешем – Ринатым белән кавышу насыйп булды. Тормышыдагы әлеге зур вакыйга Мөслим авылына күчеп килүгә сәбәпче булды. Бүгенге көндә 2 кыз тәрбияләп үстерәбез. Хәзергәчә Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбендә намуслы хезмәт куям: татар теле һәм әдәбияты фәненнән яраткан укучыларыма белем бирәм, 2005 нче елдан мәктәп методик берләшмәсен җитәклим. 2010 елда югары квалификация категориясенә ия булдым, 2009 елда үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирүдә ирешкән уңышлар өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләндем.

 

Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki