22 нче ноябрь көнне Мөслим лицее базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “9,11 нче сыйныф укучыларын татар теле һәм әдәбиятыннан БДТ (ЕРТ), ТДИ (ОГЭ), БДИ (ЕРЭ)ны уңышлы тапшыру технологияләрен өйрәтү” дигән семинары узды. Әлеге семинарда без укучыларны 21,22,23,24 нче кодлар нигезендә бердәм дәүләт тестлаштыруына һәм ТДИга әзерләү үзенчәлекләрен карадык. Шулай ук быелгы уку елында булачак яңалыкларга һәм үзгәрешләргә тукталдык, практик биремнәр дә эшләп карадык.