Яңалыклар

XIV #әдәбимарафон финалистлары исемлеге билгеле!

Проектта катнашырга теләк белдергән 1500 дән артык кеше арасыннан дөньяның төрле почмагыннан 1300 дән артык кеше XIV #әдәбимарафонның финалына барып җитә алды!

XIV #әдәбимарафон 2021 елның 1 нче гыйнварыннан алып 21 нче гыйнварга кадәр дәвам итте. 21 көн дәвамында без, катнашучылар, кулларыбызга китап һәм журналлар алып татарча әдәби әсәрләр, шигырьләр укыдык һәм алардан иң кызыклы һәм файдалы, мәгънәле һәм уйландыра торган өзекләрне үзебезнең аккаунтларыбызда ВКонтакте һәм Инстаграмда #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырып бардык. Яңа елның беренче көненнән үк, китап уку кебек яхшы гадәт тәрбияләү белән беррәттән, тайм-менеджментка (китап укырга вакыт табарга), игътибарлылыкка, гаделлеккә, төгәллеккә өйрәндек, тормышка карашларны киңәйттек, Интернет челтәрендә яңа дуслар һәм фикердәшләр таптык.

Син дә кушыл, дустым. Яңа марафон 1 апрельдә старт ала!

Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki