Әхлаклы бала

Әхлак дәресе: Яратуны якыннарыңнан башла

Тема 2.5 Яратуны якыннарыңнан башла. (5-8 нче сыйныф кызлары өчен)

Максат: Яратуның кеше тормышында барлык авырлыкларны җиңә алырдай илаһи бөек көч, ныклы гаилә, туганлык мөнәсәбәтләренең, яшәүнең какшамас нигезе икәнлеген аңлау өчен шартлар тудыру.

Җиһазлау: “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, интеллект-карта ясау өчен ак кәгазьләр, каләм.

Кулланылган әдәбият:

1) Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. / Ганиев Ф.Ә ред. – Казан, “Матбугат йорты” нәшрияты, 2005, 733 нче б.

2) Казыйханов В.С. Әхлак дәресләре. Укытучылар, сыйныф җитәкчеләре һәм тәрбиячеләр өчен дәрес эшкәртмәләре. – Яр Чаллы, 1998, 124-121 б.

3) “Әнкәй куллары” мәкаләсе: sarvarova-r.ru/publ/nk_j_kullary/1-1-0-5

4) Югары сыйныфлар өчен өстәмә чыганактан файдалана аласыз.  
Гаилә дәресләре “Кешеләрнең иң изгеләре гаиләле булдылар”: 
tatislam.com/2015/11/22/ikenche-dares-keshelarnen-in-izgelare-gailale-buldyilar/

Укучылар эшчәнлеген оештыру формасы: индивидуаль, парларда, төркемнәрдә һәм фронталь.

Мөслимленең әхлак кодексы: Әти-әниеңне хөрмәт ит!

 

Дәрес барышы:

I. Өйгә бирелгән эшне тикшерү.

Алдагы дәрестә сөйләшкән тема буенча өйдә фикерләшү нәтиҗәсен берничә укучыдан тыңлау.

Үз-үзеңә бәя кую.

II. Уку мәсьәләсен кую.

Бер көнне әнием үзе белән кибетләрдә йөрүемне үтенде. Аның ниндидер кием аласы бар иде. Кибетләрдә озак йөрергә сабырлыгым җитмәгәнгә, җае чыккан саен мондый сәяхәтләрдән кача идем. Ләкин әнкәйнең үтенечен кире кагып булмый бит! Барырга ризалашырга туры килде.

Сәүдә үзәгенә килеп җиткәч, без бер кибеттән икенчесенә йөри башладык. Һәр кергән җирдә дә әнкәй сатучылар тәкъдим иткән киемнәрнең әле берсен, әле икенчесен киеп карый, ләкин җанына ошаганын таба алмый иде.

Шулай бик озак сайланып йөрдек тә йөрдек. Ачуым чыга башласа да, әнкәмә сиздермәдем, аны юатырга тырыштым. Йөри торгач, ниһаять, әнкәмнең игътибарын итәк, блузка һәм жакеттан торучы матур гына зәңгәр костюм җәлеп итте. Әниемне кием киеп карый торган бүлмәгә алып кертеп җибәрдем. Берничә минуттан соң әнкәй оялып кына миңа эндәште. Мин аның янына кердем. Әнкәм блузканы кигән дә арттагы берничә сәдәфен эләктерә алмый газаплана иде. Артриттан кәкрәеп каткан бармаклар әнкәемне тыңламыйлар, кечкенә сәдәфләрне эләктерү аңа уңайсыз иде.

Күзем әнкәмнең кулларына төшү белән сабырсызлыгым да, ачу килүем дә әллә кая эреп юкка чыкты. Бөтен барлыгымны кызгану һәм ярату хисе биләп алды. “Менә тамам” дип, күзләремне каплаган яшь тамчыларын яшерү өчен, мин читкә борылдым… Yземне кулга алып, сәдәфләрне тиз генә каптырдым. Ләкин бармакларым хыянәтчел рәвештә калтырыйлар иде. Әнкәм моны сизеп: “Балам, сиңа нәрсә булды?” – дип сорады. “Юк, юк, берни дә булмады, бар да тәртиптә”, – дидем мин, әнкәмнән күзләремне яшереп.

Костюмны сатып алгач, без өйгә кайтып киттек. Кибетләргә сәяхәтебез шулай тәмамланды, ләкин бу көн хәтеремдә мәңгегә уелып калды.

Өйгә кайткач та сәдәфләрне эләктерергә тырышучы әнкәм куллары күз алдымнан китмәде. Әлеге куллар – дөньядагы иң кадерле, иң җылы куллар. Алар мине ашаткан, юындырган, киендергән. Әнкәм куллары – иң кайгыртучан куллар. Алар миңа әниемнең җан җылысын, назын, мәхәббәтен биргән. Кулларын күтәреп, әнкәм минем өчен дога кылган. Раббыбыздан миңа исәнлек-саулык, иман-тәүфыйк сораган. Yзеңне яратучы, кайгыртучы әнкәйнең кул җылысын һичбер вакыт онытып булмый.

Кич белән түзмәдем, әнием янына кереп, аның кулларын учларыма алдым. Һәм, әнкәйне гаҗәпкә калдырып, аларны үбә башладым. “Әнием! – дидем, тавышым дулкынланудан калтырап чыкты. – Әнием, синең куллар – дөньядагы иң җылы, назлы куллар. Кайчан да булса минем дә кулларым һәм йөрәгем синеке кебек булсын иде, – дип, мин дога кылам. Рәхмәт сиңа, әнкәй, рәхмәт, барсы өчен дә…”

Шунда без, кочаклашып, икебез дә елап җибәрдек… (Рәдинә Сәрвәрова тәрҗемәсе)

– Укучылар, әйтегез әле, әлеге вакыйга кемнәр һәм нәрсәләр турында? (Көтелгән җавап: ярату, әниләрне кадерен белү, игелеклелек, әниләр кулы, баланың аналар алдындагы бурычлары һ.б.турында)

– Димәк, бүгенге очрашуда сүз нәрсә турында барачак? (Көтелгән җавап: Якыннарыңны ярату турында.)

Үз-үзеңә бәя кую.

III. Уку мәсьәләсен чишү.

1 нче бирем. Уку мәсьәләсен төркемнәрдә тикшерү.

– “Ярату” төшенчәсен аңлатып карыйк. Нәрсә ул ярату? Алдыгыздагы битне урталай бөкләгез дә “ярату” сүзе белән сүзтезмәләр төзегез. Нинди ассоциацияләр барлыкка килде? Ярдәмгә “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”н файдалана аласыз. (Көтелгән җаваплар: Ярату: 1) берәр нәрсәне яки кешене бик якын итү, аңа тартылу, хөрмәт итү. Әти-әнине ярату. 2) Икенче җенестәге кешегә мәхәббәтхисе тою. Кыз егетне ярата. 3) Нәрсә белән булса да теләп шөгыльләнү, мавыгу, шуңардан канәгатьлек тою, һәвәс булу. Театр карарга ярату. 4) Берәр нәрсәгә гадәтләнү, гадәт итеп алу. Монда килергә яратам. 5) Хуплау, күңелгә хуш килү, тәмен ошату. Мунча ярату. 6) Яхшы үсү, яшәү өчен кирәкле шартны билгели, таләп итә, кирәк саный. Акча санагынны ярата.)

Сүзтезмәләр төзегез:

… ярату

Әтине

Әнине

Дусларны

Туган авылны

Туган якны

Балачакта йөргән сумакларны

Уенчыкны

Театр карарга

һ.б.

 

 

– Бөкләнгән кәгазьнең икенче яртысына иң якын кешеләрегезне язып чыгыгыз. (Кәгазьдә эшләү.)

  Якыннар (кемнәр?)

Әти

Әни

Туганнар

Якын дуслар

Сердәшләр

һ.б.

 

– Хәзер битне ачыгыз һәм ике якта тәңгәл килгән сүзләрне тоташтырыгыз. Нинди сүзләр туры килде? Алар сезнең исемлектә кайсы урында тора? Уйлап карагыз, ни өчен микән? Бер-берегезгә сөйләгез. (Парларда бер-берсенә сөйлиләр.)

Ничек уйлыйсыз: якыннарын яратмаган, санга сукмаган, аларга кадер-хөрмәт күрсәтмәгән кеше башкаларны ярата алырмы? (Көтелгән җаваплар: әти-әнисен яратмаган кеше башкаларны яратырга сәләтсез була. Булачак иренең дә әти-әнисен кабул итә, ярата алмаячак. Бу исә үзара аңлашып яшәүгә киртә була.)

Үз-үзеңә бәя кую.

Мөгаллим фикере.

– Ярату – һәркемгә дә таныш, якын, гүзәл хис. Ансыз дөньяда тормыш та булмас иде…  Минем уйлавымча, олуг Тәңребезнең бик зур бүләгедер ул. Әгәр дә тирәнтен уйлап карасак, мәхәббәтсез, ярату хисләреннән башка яшәп булмыйдыр. Йөрәгеңдә мәхәббәт чаткысы керү белән, күңел яктырып китә, сулыйсы, яшисе килә! Алдында бернинди авырлыклар, киртәләр күренми. Яраткан кешең өчен дөньяның астын өскә китерерлек дәрман арта. Янәшәңдәге кешеләр белән аралашу җиңел, рәхәт булып тоела. Аларга карата да мәрхәмәтле йөзеңне күрсәтеп, күкрәк киереп яши башлыйсың.
Соң, шулай булгач, мәхәббәт дигән нәрсә – илаһи көч түгелме?
Әгәр дә җир йөзендә һәр кешенең йөрәгендә мәхәббәт яшәсә, тормыш та матур, тигез, рәхәт булыр иде!

2 нче бирем. Уку мәсьәләсен төркемнәрдә тикшерү.

Р. Фәхреддиннең балаларга, ягъни безгә, булган мөрәҗәгате түбәндәгечә яңгырый: “И газиз балалар! Ата-аналарыгыз сезгә иң авыр һәм мәшәкатьле хезмәтләрне кылдылар, һәм алар сезгә хезмәт итүләрен дәвам итәләр, һәрвакыт сезнең өчен тырышалар. Аллаһы Тәгаләдән ялварып, сезнең өчен  догалар кылалар. Инде сез дә аларның бу яхшылыкларын һәм бу хезмәтләрен камил кылып кайтарыгыз, көчегездән килгәнчә  аларга чын күңелдән хезмәт итегез һәм хөрмәт күрсәтегез! Аллаһы Тәгалә ата-анага яхшылык кылырга кушты. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм дә: “Ата-аналарын риза кылучы балалардан Аллаһы Тәгалә дә риза булыр,” – диде».

Төркемнәрдә тикшерү.

Көтелгән җавап: ата-ана динебездә дә мәртәбәле урында. Үсеп, балигъ булгач та, картайгач та без ана өчен барыбер бала булып калабыз. Әни кеше картаеп беткән улына да, кызына да “балам” диеп дәшә  һәм алар турында һаман кайгырта, борчыла. Әниләр – гомер буена җан юлдашыбыз, терәгебез, киңәшчебез, яклаучыбыз. Ә язмыш кушуы буенча төп йорттан аерылгач, аларның кирәклеге тагын да арта төшә. Шагыйрь әйтмешли, әниләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйсың. Аларны искә төшерәсең, сагынасың, кайчак аларны ачуландыруыңа үкенеп тә куясың. Әниләрне искә алмаган көннәр юктыр да ул. Аларның киңәшенә, акыллы сүзенә, ярдәменә без һәрвакыт мохтаҗ. Менә шундый тирән мәгънәгә  ия бу өч кенә хәрефтән торган сүз.  Күпме наз, күпме җан җылылыгы бу сүздә. Күпме йокысыз төннәр, күпме борчу, күпме сагыш кичерә ана! Ә менә моны бөтенебез дә аңлап бетерә микән соң?

Үз-үзеңә бәя кую.

IV. Рефлексия.

– Бүгенге очрашуда нәрсәләр турында сөйләштек? Үзегезгә нинди сабак алдыгыз? Бер җөмлә белән нәтиҗәне кәгазьләрегезгә язып куегыз.

Үз-үзеңә бәя кую.

V. Өйгә эш бирү.

1) Сезнең нәселдә үрнәк булырдай гаиләләр турында әти-әниләрегез белән әңгәмә корыгыз. Андый гаиләләрнең ныклыгы нәрсәгә корылган? Нинди гаиләләр бәхетле була?

2) Үзегезне тәрбияләү планы төзергә.

3) Балаларның игелекле эшләрен күрсәткән хикәяләр язарга. Язганда, Р.Фәхреддин хезмәтләрен, киңәшләрен кулланырга.

 

Кушымта.

Вакыт калса яисә актуальләштерү өлешендә Р.Миңнуллинның “Яратыгыз” шигыренең эчтәлеген тикшерергә, бергәләп башкарырга мөмкин. Минусовка һәм җырның язмасы эшкәртмә белән бергә тәкъдим ителә.

Яратыгыз

Р.Миңнуллин

Яратырга килдек без бу җиргә,

Яратмаган йөрәк яна алмый.

Яна алмаган йөрәк – йөрәк түгел,

Яна алмаган йөрәк кирәк түгел.

Яратмыйча безгә ярамый!

Яратыгыз туган ягыгызны,

Яратыгыз сөйгән ярыгызны

Бернигә дә карамый!

Мәхәббәтсез яшәү ярамый!

Яратулар булмый җиңел генә –

Күңелләрне мең кат яралый.

Тик барыбер яратырга кирәк,

Сагышларны таратырга кирәк,

Яратмыйча безгә ярамый!

Яратыгыз туган ягыгызны,

Яратыгыз сөйгән ярыгызны

Бернигә дә карамый!

Мәхәббәтсез яшәү ярамый!

Яратмаган кеше яратмасын,

Андыйларга яну ярамый.

Яратырга кирәк Таһир кебек,

Яратырга кирәк Зөһрә кебек,

Яратмыйча безгә ярамый!

Яратыгыз туган ягыгызны,

Яратыгыз сөйгән ярыгызны

Бернигә дә карамый!

Мәхәббәтсез яшәү ярамый!

Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki