Әхлаклы бала

Әхлак дәресе: Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе матур гадәтле

Тема 2.3  “Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе матур гадәтле”.

Эпиграф:

Кеше холкын күзәт,

Үзеңнекен үзгәрт. (Мәкаль).

Максат: Укучыларда күркәм сыйфатлар, әти-әниләргә, якыннарына карата мәрхәмәтлелек, игътибарлык, барлык җан ияләренә шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү өчен шартлар тудыру.

Чакырылган кунак: Фәрдиев Булат Марат улы.

Дәрес формасы: телдән журнал.

Мөслимленең әхлак кодексы: Эчке дөньяңны үстер, рухыңны бает!

Проблемалы сораулар:

  • Әхлаклылык, әдәплелек нормалары нәрсә ул?
  • Бүгенге тормышта әдәпле булу кирәкме?
  • Әхлаксыз, әдәпсез милләтнең киләчәге нидән гыйбарәт?
  • Без әйләнә-тирәдәгеләрне хөрмәт итә беләбезме?
  • Әдәп-әхлак нормалары – киләчәк буынның нигезе була алырмы?

Дәрес барышы:

I. Оештыру.

– Исәнмесез, хөрмәтле укучылар! Без бүген сезнең белән  “Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе матур гадәтле” дигән темага телдән журнал чыгарабыз. Дәресебездә кунак та бар. Ул сезне игътибар белән күзәтә, сезнең җавапларыгызны тыңлый, соңыннан аңа сүз бирербез. Дәресебезнең  эпиграфы итеп :“Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт”, – дигән халык мәкален алабыз. Халкыбызда борын-борыннан туган ил, туган җир,туган телгә мәхәббәт; якыннарга, кардәш- ыруга хөрмәт hәм кайгыртучан мөнәсәбәтләр яшәп килгән. Алар борынгы бабаларыбыз тарафыннын югары бәяләнгән. Без бу гүзәл сыйфатлар ны гомумиләштереп “әхлак” дибез.

– Әхлак сүзен сез ничек аңлыйсыз? (укучыларның җавабы)

II. Төп өлеш. Телдән журнал төзү.

– “Илен белмәгән – игелексез, халкын белмәгән –холыксыз, нәселен белмәгән – нәселсез”, – дигән тәкъбирләр әхлаклы булырга өнди. Татарларда гарәп теленнән кергән “фарыз”дигән сүз йөри. Ул “бурыч”(долг), “үтәлергә тиеш эш” дигән мәгънәне аңлата. Ата-ананы, өлкәннәрне олылау, икмәкне кадерләү, туганнарыңны хөрмәт итү, мәрхәмәтле hәм киң күңелле булу, кече күңелле hәм кешелекле, ярдәмчел булу – болар hәммәсе дә фарыз гамәлләр.

– Журналның битләрен ача барып, күркәм гадәтләргә ия булу, үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләре белән танышырбыз. Журналыбызның 1нче битен ачыйк. Көндәлек тормышта кешеләр белән очрашканда, без hәрвакыт бер сүзне еш кабатлыйбыз.

– Ул нинди сүз? (Исәнмесез)

– Телдән журналның бу битен дә “Исәнмесез” дип атадык. Дәресне елмаеп исәнләшудән башлыйбыз. Көршеләр hәм башкалар белән дә елмаеп исәнләшәбез. Халкыбызның hәр урында таныш hәр кеше белән исәнләшә hәм хәерле иртә тели торган матур гадәте бар. Борынгы Кытай hәм Мисырда “Сез бүген тамак ялгадыгызмы?” яки “Сезнең мал-туарларыгыз тазамы?” дип исәнләшкәннәр. Кешенең күркәм булуы әнә шул “Исәнмесез!” сүзеннән башлана да инде. “Мин сине күрәм, кеше. Сиңа исәнлек, тынычлык, шатлык, бәхет телим” дигән сүз. Исәнләшүнең үз кагыйдәсе бар. Кайбер очракларда игътибарсызлык нәтиҗәсендә, билгеле, бу кагыйдәләрнең үтәлмәве дә мөмкин. Әйдәгез әле шуларны күзәтик. (укучыларның җавабы.)

– Исәнләшү, сүз башлап җибәрү өчен ачкыч та булып тора. Кешенең эчке культурасын беләсең килсә, аның белән гәп кор, диләр. Сөйләшә, әңгәмәдәш була белү дә кирәк безгә. Борынгылар: “Яхшы сүз-җан азыгы”, – дип юкка гына әйтмәгәннәр. Бу мәкальне сез ничек аңлыйсыз? (укучылар җавабы)

– Сүз кешене сәендерә дә, көендерә дә, дәәртләндерә hәм оялта да белә. Сөйләшү әдәбе дә бар. Әдәпсез сөйләшкән кешеләрне очратып буламы? Нинди мисаллар китерә аласыз? (Читтә  булсагыз. Я кешеләр күп җирдә, сөйләшкән чакта бармак белән төртеп күрсәтмиләр h.б.)

– Журналыбызның “Шифалы сүзләр” дигән битен ачабыз.Белдекле, укымышлы булып күренергә теләп, сөйләмгә чит сүзләр, төрле кушаматлар кертү, “мин” сүзен еш кабатлау, кылану әңгәмәдәшеңнең ачуын гына китерегә мөмкин. Матур итеп сөйләшү өчен матур сүзләр дә белергә кирәк. Әдәбиятны, шигырьләрне күп укыган кеше матур итеп сөйләшә. Сөйләшкәндә “шифалы”сүзләрне дә кулланырга онытмагыз.

Уен: Тактада “Шифалы” сүзләр, аларны нинди очракларда кулланалар?

Рәхим итегез

Гафу итегез

Исәнмесез

Сау булыгыз

Хушыгыз

Юлларыгыз уң булсын

Хәерле иртә

Хәерле көн

Хәерле кич

Мөмкинме

Рәхмәт

Зинhар

Ходай ярдәм бирсен

– Әниләрегезгә, әбиләрегезгә, якыннарыгызга нинди сүзләр әйтеп була? (җаваплар тыңлана).

– Журналыбызның чираттагы битен ачыйк: “Игелеклелек, шәфкатьлелек”. Кош – очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган. Безнең hәркайсыбызның бәхетле буласы килә.

– Нәрсә ул бәхет?

– Сез кайчан үзегезне бәхетле итеп тоясыз? (җаваплар тыңлана).

– Әйе, бәхетне hәркем үзенчә аңлый. Тамагы тук, өс-башы бөтен булса, кеше үзен бәхетле итеп сизә. Куанычлы эшләребез – бәхет. Ә бәхетнең дә иң-иң олысы була икән. Ул- әти-әниле, аларга игътибарлы hәм мәтхәмәтле булу. Тормышны безгә әниләр биргән. Алар балаларын игелекле hәм тәүфыйклы, зур кеше дип өметләнәләр.

– Игелекле, мәрхәмәтле, тәүфыйклы дигән сүзләрне ничек аңлыйсыз? (сүзлек буенча эш).

– Ә сез әти-әниләрегезгә якыннарыгызга, әби-бабайларыгызга, ятимнәргә игътибарлы була беләсезме? (җаваплар)

Шәфкатьле булу – барлык күркәм гадәтләрнең башы, әдәплелекнең нигезе дип әйтсәм минем белән килешерсез, дип уйлыйм. Бары тик шәфкатьле кеше генә күркәм гадәтләргә ия, бәхетле, тәүфыйклы, мәрхәмәтле, игътибарлы, кешелекле була ала. Шәфкатьлелек төшенчәсен бик киң аңларга кирәктер. Кешеләр, хайваннар, үсемлекләр турында кайгыртучан, аларга шәфкатьле булырга кирәк. Димәк, кешенең матурлыгы аның эшендә, олыны олы, кечене кече итеп яши белүендә.

Бу мәсьәләдә халкыбыз элек-электән бик игътибарлы булган, гореф-гадәтләр, йолалалр, дини гамәлләр белән халкыбыз сакта торган. Бу хакта үз фикерләре белән уртаклашырга, сезгә теләк-тәкъдимнәр әйтергә дип дәресебезгә Булат хәзрәт тә килде. Хәзер сүзне аңа бирәбез. Сез дә аңа үз сорауларны бирергә әзерләнегез.

(Хәзрәтне тыңлау, проблемалы соаруларга җаваплар алу.)

III. Йомгак.

Шулай итеп, без журналыбызның соңгы битен яптык. Һәрберегез әдәпле булсын. Әдәпле булсагыз, матур гадәтләргә ия булырсыз.

Глоссарий

Әдәп, оят, намуслылык

* Адәмне адәм иткән әдәп.

* Адәмнең ояты битендә.

* Акылның кадере әдәп белән, Куәтнең кадере сәләт белән.

* Бар барын ашар, Оятсыз гарен ашар.

* Битенә ыштыр каплаган ояла белмәс.

* Битсез бүркен басмас.

* Вөҗдансыз кеше үзәксез агач кебек, үзлегеннән аварга тора.

* Вөҗданы пакъның йөзе ак.

* Гарьсезнең битенә төкергәннәр, Яңгыр ява, дип торган.

* Гарьсез кеше чебен кебек: ишектән кусаң, тәрәзәдән керә.

* Дөньяда намуссызлык кабер ташыннан да авыр.

* Әдәп базарда сатылмый.

* Әдәп, әдәпнең төбе яхшы гадәт.

* Әдәпне әдәпсездән өйрәнәләр (аның кебек булмаска тырышып).

* Әдәп сәдәптән башлана.

* Әрле кашык алганчы, әрсез ашап туяр.

* Әрсез гарьсез булыр.

* Әрсез кулым эшләде, Әрле битем оялды.

* Әрсезнең үзен кертмәгәч, этен ияртеп килгән.

* Кечесендә әдәп юк, Олысында белек юк.

* Кешедән оял, үзеңнән күбрәк оял.

* Кешенең йөз суын түкмә.

* Казан карасы китәр, намус карасы китмәс.

* Казанның капкачы китсә, этнең ояты китә.

* Картлардан курык, яшьләрдән оял.

* Катыра торган таракан оятсыз булыр.

* Курыкма үлемнән, Курык оятка калудан!

* Намуссыз кеше — намсыз кеше (исемсез).

* Намус үлемнән көчле.

* Намусыңны яшьтән үк сакла.

* Оялган тик тормас (уңайсызлануыннан).

* Оялмаган боермаганны ашаган.

* Оялмаган кеше өчен оятлының йөзе кызарыр.

* Оятка калудан да авыр җәрәхәт юк.

* Оятлы кызарыр, Оятсыз агарыр.

* Оятлы тартынган, оятсыз “бу миннән курыкты” дигән.

* Оятның теше булмаса да кимерә.

* Оят өлеше табада калыр.

* Оятсызга өч күмәч.

* Оятсызның бите барабан каешы.

* Оятсызның бите — киездер ите.

* Оятсызның яңагына чапсаң да кызармый.

* Ояты барның вөҗданы бар.

* Торна оятын оятлап, ябалак урманга качкан, ди.

* Үгет-нәсихәт бездән, әдәп белү үзеңнән.

* Үз битен аямаган кеше битен чиядәй кылыр.

* Үз намусың сакламаган, кешенекен сакламас.

* Үз намусың үз кулыңда.

* Яңа чагында киемеңне сакла, Яшь чагында исемеңне сакла.

 

 

 

 

 

 

 

Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki