Әхлаклы бала

Әхлак дәресе: Каракның бүреге яна

Тема 2.2  Каракның бүреге яна.

Максат: гүзәл холыкка ия булуның өстенлегенә төшенү; начар гадәтләрнең берсе булган урлашу гадәтенең зыянын аерым мисалларда аңлау, эчке матурлык сыйфатлары булдыруга омтылыш тудыру; дөреслек – ялган төшенчәләрнең капма-каршы төшенчәләр булуын аңлау; төркемнәрдә эшли белергә, әңгәмәдәшеңне ишетә һәм аңлый белергә өйрәнү; гадел булуны тормыш рәвеше итү теләге булдыру.

Укучылар эшчәнлеген оештыру формасы: индивидуаль, төркемнәрдә һәм фронталь.

Мөслимленең әхлак кодексы: Эчке дөньяңны үстер, рухыңны бает!

 

Дәрес барышы.

I. Өйгә бирелгән эшне тикшерү.

Алдагы дәрестә сөйләшкән тема буенча өйдә фикерләшү нәтиҗәсен берничә укучыдан тыңлау.

Үз-үзеңә бәя кую.

II. Уку мәсьәләсен кую.

– Каракның бүреге яна, ди татар халык мәкале. Сез моны ничек аңлыйсыз?

– Димәк, бүгенге әңгәмәбез нәрсә турында булыр?

Үз-үзеңә бәя кую.

III. Уку мәсьәләсен чишү. Уку мәсьәләсен төркемнәрдә тикшерү.

1 нче бирем. Л.Н. Толстойның «Косточка» хикәясен уку.

Купила мать слив и хотела их дать детям после обеда. Они лежали на тарелке. Ваня никогда не ел слив и все нюхал их. И очень они ему нравились. Очень хотелось их съесть. Он все ходил мимо слив. Когда никого не было в горнице, он не удержался, схватил одну сливу и съел. Перед обедом мать посчитала сливы и видит, одной нет. Она сказала отцу.

За обедом отец и говорит: «А что, дети, не съел ли кто-нибудь одну сливу?» Все сказали: «Нет». Ваня покраснел как рак и сказал тоже: «Нет, я не ел».

Тогда отец сказал: «Что съел кто-нибудь из вас, нехорошо; не в том беда. Беда в том, что в сливах есть косточки, и если кто не умеет их есть и проглотит косточку, то через день умрет. Я этого боюсь».

Ваня побледнел и сказал: «Нет, я косточку бросил за окошко».

И все засмеялись, а Ваня заплакал.

Әңгәмә өчен сораулар:

– Берәү дә күрмәгәндә, Ваня нишләгән?

– Нигә Ваня әтисенә дөресен әйтмәгән?

– Ни сәбәпле хикәя герой агарынып китәкн һәм елап җибәргә?

– Ничек уйлыйсыз: дөресен әйткән булса, әти-әнисе малайны ачуланган булыр идеме?

– Әти-әнисен алдап, Ваня дөрес эшләдеме?

– Нәрсә ул –  урлашу?

– Нинди кешене карак диләр?

– Кешеләр нигә урлашалар?

– Урлашкан өчен кешеләрне җәзаларга кирәкме?

– Магазинда үзеңә ошаган әйберне алып, түләмичә өйгә кайтып китәргә ярыймы?

– Энегез яки сеңлегез, абыегыз яки апагыз өйгә читкеше әйберсен алып кайтса, аны карак диеп буламы?

Үз-үзеңә бәя кую.

Нәтиҗә. Кеше әйберсен рөхсәтсез үзеңнекен итү – бик начар гамәл. Алай эшләргә ярамый.

2) Гамәли эш: “Акчаны кем алган?”

Беркөнне китап киштәсендә калын китап эченнән малай акча тапты. Ул аны зурлар оныткан, исләренә төшермәсләр дип уйлады. Малай, магазинга барып, җаны телгән әйберне алып кайтырга кара кылды. Ул үзен зурларча хис итте, сатып алу ада ошады: бик күп уенчык алды.

Алган уенчыкларының бер өлешен ишегалдындагы малайларга, кызларга бүләк итте, үзеңә бик ошаганнарын өйгә алып кайтты.

Кичен әнисе акча турында исенә төшерде һәм малайдан: “Акчаны син алдыңмы?” – дип сорады. Малай дәшмәде.

Бирем. Малай     һәм әни роленә кереп, ситуацияне төркемдә уйнагыз, вакыйганы үстереп, малай булып карагыз. Малайның гамәленә бәя бирегез. Сез бу очракта нишләр идегез? Нигә болай эшләргә ярамавын исбатлагыз.

Үз-үзеңә бәя кую.

3) Гамәли эш: “Әти белән әни булый карыйбыз”.

7 нче сыйныфта ике дус малай укыды – Булат белән Шамил. Шамилгә Булатның шәп сәгате бик ошый иде. Физкультура дәсенә киенгәндә, Шамил Булатка сиздермичә генә аның сәгатен алып кесенә шудырды. Кич белән әнисе Шамилнең чалбар кесеннән кул сәгате табып алды. Кичекмәстән әтисенә күрсәтте. Алар бергәләп сәгатьне кайдан алуы белән кызыксына башладылар. Шамил аны Булат үзенә бүләк итүен әйтте.

Әлеге вакыйганы дәвам итегез, вакыйга турында фикерләшеп, төркемнәрдә әңгәмә корыгыз. (төркемнәрдә эшләү)

Әңгәмә өчен сораулар:

– Шамилнең кылган гамәле сезгә ошадымы?

– Әти белән әни бу очракта нишләргә тиеш дип уйлыйсыз?

– Булат урынында булсагыз, сез нишләр идеге?

Үз-үзеңә бәя кую.

4) “Үзем белән үзем” – тренинг.

– Һәрберегез хәзер күзләрен йомсын да, исенә төшерсен:

Үз гомерегездә, ялгышып кына берәр кешенең әйберсен сорамыйча алганыгыз бармы? Бу гамәлегез сезгә берәр ничек комачаулыймы? (Онытып булмый, күңелдән китми, гел искә төшеп тора.)

– Нигә сез бу вакыйга турында оныта алмыйсыз? (Үкенү хисе тынгы бирми.)

– Вакыйганы төзәтү өчен нәрсә эшләдегез? (гафу үтенергә телим, әмма оялам, гафу үтендем.)

– Мондый гамәлегез бүтән кабатланмасын өчен нәрсә эшләп була? (Тәүбә итәргә кирәк, башка болай эшләмәм дип үз-үземә вәгъдә бирәчәкмен.)

– Адәм баласының гөнаһлары гафу ителә торган нинди юллар бар дип уйлыйсыз? (Тәүбә, гафу үтенү, изге гамәлләр башкару һ.б.)

Тәүбә – теге яки бу гөнаһлы эшне моңарчы эшләгәненә үкенеп, яңадан кабатламаска бирелгән сүз, ант. Тәүбә кылу – “Мондый гөнаһларны бүтән кабатламам”, – дип үз-үзеңә вәгъдә бирү.

Гафу үтенү – “Шул гөнаһымны ярлыка”, – дип ялвару.

Йөрәк кебек киселгән кәгазьгә “Үкендем”, “Тәүбә иттем” дигән сүзләр язылган. Һәрберегез, үзенең тәүбәсен язып куйсын, кайткач, бүлмәгездәге көзге каршына куеп, ул анда 7 көн эленеп торсын.

– “Хатаны тану” дигәнне ничек аңлыйсыз? (Үз ялгышыңны, кимчелегеңне тану алга таба хаталарга юл куймау дигәнне аңлата.)

– Урлап ашаган ризык файдалы буламы? (Ул хәрам була. Хайваннарга салам, печән, бәрәңге, чөгенде урлап кайту да ризыкка хәрам куша.)

– Хәрам ризык керсә, нәрсә бозыла? (Тән, организм бозыла.)

– Тән бозыклыгы нәрсәгә китерә? (Күңел бозыклыгына.)

– Димәк, урлашудан ничек котылып була? (Урлашудан бары тик ихтыяр көчеңне эшкә җигеп, үз-үзеңне тыеп калып кына котылып була.)

Үз-үзеңә бәя кую.

Нәтиҗә. Үз-үзеңне тыеп калу – чын батырлык.

IV. Рефлексия.

– Бүгенге очрашуда нәрсәләр турында сөйләштек? Үзегезгә нинди сабак алдыгыз?

Дәрес өчен үзбәя.

V. Өйгә эш бирү.

  1. Дәреснең эчтәген гаиләдә сөйләп аңлатыгыз.
  2. “Безнең гаилә традицияләре” дигән темага сөйләшү оештырыгыз, гаилә фотоальбомынна гаиләгездәге традицияләр белән бәйле фотоларны барлагыз.
Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki