Әхлаклы бала

Әхлак дәресе: Исемең матур – кемнәр куйган?

Тема 2.1  Исемең матур – кемнәр куйган?

Максат:  укучыларга татар исемнәре, аларның мәгънәсе,  исем кушу йоласы турында мәгълүмат бирү; татар исемнәренә хөрмәт, ихтирам, үз милләтең белән горурлану хисе тәрбияләү; исемнәргә багышланган халык җырлары, шигырьләре аша исемнәрнең матурлыгын тоя белү сәләтен үстерү.

Җиһазлау: аудиоязмалар, мәкальләр, шигырь юллары, презентация.

Дәрестә катнашучылар: дин әһеле, әти-әниләр.

Дәрес формасы: әдәби-музыкаль кичә.

Мөслимленең әхлак кодексы: Гореф-гадәтләрне сакла, өлкәннәрне хөрмәт ит!

 

Дәрес барышы

Гүзәл Уразова башкаруында “Бал җимеш ” җыры яңгырый.

Бала туды. Дөньяга зур түземсезлек, олы өметләр белән көтеп алган яңа кеше килде. Өйгә яңа ямь, гаиләгә  юаныч,  куаныч,  бәхет  өстәлде.  Яшь балалы йортка нур иңә, анда тормыш кайный, гайбәт сүз, ызгыш – талашка урын калмый, ди халык. Шуның белән бергә яңа туган сабый ата – анасына өстәмә яңа мәшәкатьләр дә китерә. Аларның  иң беренчесе – балага исем кушу. Исем кешегә бер генә мәртәбә  бирелә һәм ул аның  гомерлек юлдашына әверелә. Һәр кеше үз  исеменә шулкадәр  күнегә ки,  ул   аның туган теленең иң якын, иң газиз,  иң кадерле сүзе булып тоела.  Исемсез кеше – канатсыз кош, ди татар халык мәкале.

“Рәйхан” җыры яңгырый.

Әби-бабаларыбыз элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Исеме җисеменә туры килә торган матур    эчтәлекле,  аһәңле, җиңел  һәм анык  әйтелешле  исемнәр  бирергә тырышкан. Без моны әле генә тыңлап үткән татар халкының борынгы  “Рәйхан” җырында бик ачык күрәбез. Безгә  гарәп т еленнән кереп һәм татарларда урта гасырларда  һәм  18-19 нчы  йөзләрдә  киң таралган бу исем “зәңгәр чәчәкле  хуш исле  гөл” һәм  “рәхәтлек” мәгънәләренә  ия.

Ифрат матур мәгънәле, гаять аһәңле, җиңел һәм ачык әйтелешле Рәйхан  исеме  кебек матур исемнәр  халкыбызның  күңеленә  хуш  килгән. Рәйхан,  Зөбәйдә, Зифа, Зөһрә, Зөлфия, Мәрфуга, Гөлзадә, Сәрбиназ, Айсылу,  Миңсылу, Галиябану, Алсу, Әлфия һәм башкалар кебек матур һәм аһәңле хатын-кыз исемнәребез әдәби һәм сәнгать әсәрләренең исемнәре булып киткән.

Кеше исемнәре – күренекле татар – башкорт шагыйре Шәехзадә Бабич әйткәнчә, гаҗәеп бер бакча ул. Ш.Бабичның, бер шигырен “Исемнәр   бакчасында” дип атап, байтак кына хатын-кыз исемнәренә карата күңел түрендә уелып калырдай шигъри юллар язуы билгеле. (Кайбер исемнәргә багышланганнары укып үтелә.)

19 нчы йөз башы татар шагыйре Габделҗәббар Кандалый да атаклы “Сәхипҗамал” поэмасында Сәхипҗамал исемен данлыклап: “Үзе – гел наз, күзе – нәргиз,  йөзе – гүзәллек  шаһы,  исеменә  җисемнәрен  тиң   яраткан илаһи”, – дип язган.

Ә хәзер татар халкының җырларга кергән матур, мәгънәле, зәвыклы исемнәрен искә төшерик.

(Укучылар икегә бүленеп, чираттан татар исемнәре кергән берешәр куплет  җыр башкаралар.)

Җимеш бакчасында төрле агачлар үскән кебек, исемнәр бакчасында да төрле җимешләр – исемнәр бар. Халык кеше исемнәре дөньясында мәгънәви матурлыкка омтылуның классик үрнәкләрен тудырган,үзенең идеалларын һәм тарихын чагылдыра торган исемнәр хәзинәсен (антропонимикасын) барлыкка китергән. (Сүз уңаеннан, исемнәрне, төрле атамаларны, фамилияләрне өйрәнә торган фән ономастика дип атала. Ул термин грекчадан күчкән, исем, атама дигән мәгънәдә кулланыла. Ономастика фәне   үзе өч төркемгә бүленә: антропонимика (шәхси исемнәр, фамилияләр, кушаматлар өйрәнә); топонимика (георафик атамаларны өйрәнә); этномимика (халыкларның, ыру, кабиләләләрнең атамаларын өйрәнү белән шөгыльләнә).

Исемнәр – үзе бер тарих. Аларны ачыклауга галимнәр зур әһәмият бирә.Әйдәгез, тарих битләренә куз салыйк әле.

Исемнәр килеп чыгышы буенча төрле төрләргә бүленә:

– борынгы төрки-татар исемнәре: Айдар, Айтуган, Биктимер, Айсылу,  Сөембикә һ.б.

– ислам дине белән бәйле исемнәр: Ислам, Хафиз, Заһит-Заһидә,Ризван, Мөршидә һ.б.

– гарәп теленнән кегән исемнәр: Габдулла, Камил, Ләйлә, Фәридә һ.б.

– фарсы теленнән кергән исемнәр: Нияз, Рушан, Дилбәр,Гөлшат һ.б.

– рус һәм европа телләреннән алынган исемнәр: Рафаэль, Диана, Ринат, Эльвина, Эльза, Руслан һ.б.

– Октябрь революцияеннән соң киң таралган исемнәр: Ирек, Дамир, Илшат, Илсөяр, Люция һ.б.

Һәрбер халыкта кеше исемнәренең шактый кызыклы һәм бай тарихы белән берәттән үзенчәлекле традицияләре, бирелү-кушылу йола-мотивлары да бар. Безнең көннәрдә дә әби-бабаларыбыздан килгән күркәм дини  исем кушу йоласы сакланган.

Әйдәгез, Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте тарафыннан нәшер ителгән “Баларга үгет-нәсыйхәт” китабы битләренә күз салыйк. (“Балага исем кушу” бүлегеннән юллар укыла, 115-116 б.)

Балага исем кушу бик җаваплы һәм мөһим вакыйга. Кытай халык мәкалендә хаклы рәвештә: “Начар исем начар язмыштан да яманрак”,- дип әйтелә.

 

Татар исемнәренә багышланган күпсанлы китаплар авторы Гомәр Саттар-Мулилле болай дип яза: “Дөньяга яңа туган сабый вә сабыйларыбызның исем – намы күңелне тибрәтерлек, иркәләрлек. назларлык, хушларлык нәкъ татарча милли матур көй һәм җыр кебек милли һәм нәфис булса иде”…

Ә, сез, укучылар, нинди матур татар исемнәре беләсез? Әйдәгез, исемнәр чылбыры төзик әле. (Бер укучы исем әйтә,икенче укучы шул исемнең соңгы хәрефенә башланган исем әйтә, һәм шул рәвешчә уен дәвам итә: Камил – Ләйсән – Нияз…)

Әйе, сез санап киткән исемнәр – телебезнең җәүһәрләре,кыйммәтле хәзи-нәсе, милләтебезнең йөзе,көзгесе,тарихи үткәне,бүгенгесе һәм киләчәге. Мондый матур исемнәр турында сөйләгәндә тагын шуңа да тукталып китик : безнең телебездә кайбер исемнәрне бозып , кыскаааааартып, русчалатып әйтү очраклары бар. М.Хөсәеннең сезгә таныш булган  “Мин Җәмилә түгел , Жинечка” шигыре безне бу яман гадәттән кисәтә. Шулай ук кушаматлар тагу очраклары да күзәтелә.

Татар теле – бөтендөнья күләмендә кеше исемнәренә иң бай, кеше исемнәре иң мул булкан телләрнең берсе. Шушы исемнәр муллыгыннан әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез исемнәрне нинди күзлектән чыгып сайлаганнар? Элек- электән  кешенең белемле, укымышлы, галим булуы күркәм сыйфат, дәрәҗә булып саналган һәм санала. Шуны истә тотып кушылган исемнәр: Галим, Миргалим, Галимә һ.б. Баланың тугрылыклы, гаделбулуын теләп, шул мәгънәдә бирелгән исемнәр: Гаделҗан, Гадел, Инсаф, Нәзифә, Гаделия, Рашат һ. б.

Ата-ананың һәм туганнарның баланы үзләренә дус ,иптәш, юлдаш булуын теләп кушылган исемнәр: Илдус, Илфат, Вахит, Дания, Асия һ.б.

Юмартлык, игелеклелек,  шәфкатьлелек төшенчәсен белдергән исемнәр: Шәфикъ, Кәрим-Кәримә, Нәсим- Нәсимә, Рәхим- Рәхимә, салих- Салихә һ.б.

Кыз балаларның матур йөзле булуларын теләп кушылган исемнәр:Айгөл,  Гүзәлия, Гүзәл, Айсылу, Гөлкәй, Гөлия һ.б.

Укучылар, ә менә сезнең исемнәр нинди мәгънәгә ия? Сезгә ни өчен шундый исемнәр кушылган?

Күркәм исемнәребез арасыннан сезнең әти-әниләрегез үзләренә ошаганын, заман таләпләренә җавап бирә торганын, зәвыкларына туры, күңелләренә хуш килә торганын сайлагандыр, әлбәттә, баламның исеме яхшы булсын дигәннәрдер. Дагстан халык шагыйре Гамзат Цадаца әйткәнчә:

Яхшы исем кыйммәт барсыннан да,

Аннан тугры дусны күрмисең;

Безнең хакта мәңге ядкарь саклап

Картаймыйча яши һәр исем.

(Әти-әниләр белән бергәләп фикер алышу үткәрелә, исемнәрнең мәгънәләре ачыклана, кайбер укучыларның исем мәгънәләре турында мәгълүмат тыңлана яки укучылар үз исемнәренең мәгънәләрен аңлаталар, исемнәрен яклыйлар: презентация, шигырь, җыр, рәсем һ.б. ярдәмендә. Соңыннан нәтиҗә ясала.)

Нинди мәгънәле, аһәңле, зәвыклы исемнәр кушканнар сезгә әти-әниләрегез. Алар сезнең матур, батыр,көчле, нурлы йөзле,изге күңелле,  бәхетле, озын гомерле булуыгызны теләгән. Шушы исемнәрегез белән сез, укучылар, тормыш  юлыннан , гомер юлыннан атлыйсыз. Ә тормыш юллары катлаулы…

Язучы Миргазиян Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” исемле әсәреннән өзек тыңлап үтегез әле: “Сәйрин Сәләхов бала чактан ук кеше исеменә җитди карарга өйрәнде… Аның өчен исем шундый мөһим, ихтирамга һәм сергә чорналган бер тылсым кебек тоела иде… Аңа һәр начарлык, намусыңа тап төшерерлек һәр начар эш исемгә сеңеп калыр шикелле иде. Бала чакта аңа “Исем сиңа гомергә бирелгән,ул бер генә, аның чисталыгын аның ихтирамын сакларга тиешсең”, – дип аңлаттылар. Сәйрин ышанды, исеменә йогарлык начарлык эшләүдән моңа кадәр сакланып килде. Исем ул синең үзең генә дә түгел бит: ул – синең йөзең, ата-анаңның, ыругыңның, нәселеңнең йөзе һәм аларның байрагы. Исем – ул синең тормыш юлыңнан күтәреп барган үз байрагың”.

Димәк, укучылар, яхшы мәгънәле , матур исемгә ия булу гына түгел, исемеңә лаек булырга, аңа тап тәшермичә, намус белән хезмәт итәргә, исемеңне һәм үзеңнебашкаларда хөрмәт итәрлек итеп яшәргә кирәк. “Исеме онытылмаган кеше –иң бәхетле кеше”,- дигән бөек үзбәк шагыйре Алишер Нәваи.

Гомәр Саттар-Мулилленең “Исем бирмәк – исем алмак” шигыре укыла.

Ә яхшы исемне күркәм, гүзәл, изге эшләр белән калдырып була. “Исем кешене бизәми, кеше исемне бизи” дигән татар халык мәкален онытмагыз. Укучылар, исемнәрегез шикелле, күңелләрегез, башкарган эшләрегез, киләчәгегез дә матур булсын.  Дөньялар тыныч, тормышыбыз мул булсын. Сезнең барыгызга да яхшы ат – исем белән яшәргә насыйп булсын.

(Х.Фәрхи башкаруында “ Балаларга фатиха ” җыры яңгырый.)

Дәүләтшина Гүзәл Габделхәй кызының эш тәҗрибәсе файдаланылды.

Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki