Укучыларыма

Г.Камалның “Банкрот” комедиясе (1911)

«Банкрот» комедиясендә ХХ йөз башындагы татар сәүдә бужуазиясенең акча артыннан куу юлындагы кешелексезлеге һәм түбәнлеге оста тасвирлана.
Татар сәүдәгәрләренең, наданлыклары аркасында бөлеп, банкротлыкка чыгуы ул вакытларда шактый киң таралган була. Мисал өчен, Шакир Мөхәммәдевнең “Яфрак асты, яки мәкәрҗә ярминкәсе” әсәрендә шундый герой сурәтләнә. Сираҗетдин Туктагаевның прототибы – Казан байларыннан Минһаҗетдин Апакаев дигән сәүдәгәр. Ул да шулай акылдан шашкан булып бурыч түләүдән котыла, ләкин аның котылуы Сираҗетдиннекеннән үзгәрәк була. Аны психбольницага салалар, зур взятканы ул шундагы врачларга биреп чыга. Г.Камал бу детальләргә игътибар итми. Ул бу образда гомумән байларның алдакчы һәм комсыз кешеләр булуын фаш итә.
Әсәрнең сәхнә тарихы
“Банкрот” комедиясе 1911 нче елда языла. Г.Камалның башка әсәрләре арасында аның сәхнә тарихы бай санала. Татар буржуазиясе вәкилләренең әхлагын, яшәү рәвешен, мещанлык тормышын кискен тәнкыйтьләве белән әсәр, язылганнан башлап, һәрвакыт киң җәмәгатьчелек , театр труппалары игътибары үзәгендә була. Комедия “Сәйяр” труппасы тарафыннан 1911 нче елны беренче тапкыр сәхнәгә куела һәм 1918 нче елга кадәр, ягъни әлеге труппа таркалганчы, аның репертуарыннан бер дә төшми. Төп герой Сираҗетдин образында Г.Кариев һәм А.Кулалаев уйныйлар. Х.Гобәйдуллин истәлекләреннән күренгәнчә, Г.Кариев уенында җиңеллек, юмор күбрәк булса, А.Кулалаев үзенең героен юләр итеп кенә түгел, максатына ирешүдә шактый нык һәм хәйләкәр итеп күрсәтә. Г.Карәм комедия турында: «Галиәсгар әфәнде бу әсәрендә вакыйганы бик оста тасвир итә белмеш вә моның илә бәрабәр пьесаның әшхасы бик табигый вә көлкеле итеп күрсәтелмештер. Мөхәррир әфәнде үзенең мәһарәте каләмиясе вә истигъдаты табигыясе сәясында боларның һәрберсенә аерым бер хосусият, башка бер әһәмият бирә. Шул сәбәптән, Камал әфәнденең әсәрләре безгә бик якын хис ителә»,– ди. Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә “Банкрот” инкыйлабтан соң беренче тапкыр 1925 нче елны куела (режиссёр-куючы Ш.Шамильский, Сираҗетдин Б.Тарханов), ә аннан соңгы елларда спектакль берничә тапкыр яңартып уйнала: 1933 (режиссёр-куючы К.Тинчурин, Сираҗетдин Х.Әбҗәлилов), 1944, 1962, 1978, 1989.
Театр белгечләре фикеренчә, әсәрнең төп темасын һәм идеясен иң уңышлы күрсәтү Х.Уразиков куелышында була, ә Сираҗетдин ролен әлеге спектакльдә РФнең халык артисты Х.Әбҗәлилов уйный.

Кыскача сюжеты

Комедиянең баш каһарманы Сираҗетдин Туктагаев та үзен банкрот дип игълан итәргә, аз гына түләп, бурычтан да котылырга, акчалы да булып калырга уйлый. Ләкин бурыч бирә торган фирманы ансат кына алдап булмый. Шуңа күрә ул сирәк очрый торган афера уйлап таба. Банктан кырык тугыз мең сум акчаны алып яшереп куя да, Мәскәүгә китә һәм поезда таланган, шуңа күрә акылдан шашкан булып кылана. Фирма вәкилләре үзләре белән врач алып киләләр. Сираҗетдин врач кулына биш йөз сумны шыпырт кына бирә. Врач моны сизеп ала һәм Сираҗетдинны коткару хәйләсен таба. Нәтиҗәдә Сираҗетдин 108 мең сум табыш ала.

 

Әсәрне анализлап карыйк

Композициясе
Пьеса өч пәрдәдән гыйбарәт. Вакыйгалар Казанда, Сираҗетдин Туктагаевның йортында бара. Вакыйгалар Сираҗетдин, аннары Гөлҗиһан сәхнәгә керү белән башлана, элек Гөлҗиһан, аннары Сираҗетдиннең сәхнәдән чыгып китүе белән тәмамлана.

Сюжет элементлары

Экспозиция

Сираҗетдин Туктагаев гәзиттә бер сәүдәгәрнең ничек талануы турындагы хәбәрне укып, «үземезгә газеталар чыкмаса, мин эле ул фикерне кайдан уйлап чыгыры алыр идем» дип, бурычка алган товарларының бәясен киметеп түләү максаты белән банкротлыкка чыгу өчен шактый хәтәр хәйләгә килә. Янәсе, Мәскәү сәүдәгәрләренә түләргә дип, ул читек кунычларына кырык тугыз мең акча урап куя. Юлда вагонны «талыйлар» һәм ул «акылдан яза». Хатыны Гөлҗиһан аңа кирәк-яраклар җыя. Нәгыймә карчык та әз-мәз акча таммасмы дип килә. Шуннан юлга дога кылып, Сираҗетдин саубуллашып чыгып китә.

Төенләнеш

Гөлҗиһанның хатыннар җыеп мәҗлес үткәрергә әзерләнеп йөргән чагында Җамалиның (Сираҗетдин бертуганы) килеп керүе һәм энесенең поездда талануын, акылдан язуын хәбәр итүе.

Вакыйгалар үстерелеше

Сираҗетдин «җүләр» ролен шулкадәр оста уйный, хәтта Мәскәүдән килгән доверенныйлар да аның акча урлатуына шикләнмиләр. Җамали белән Камали кибетне алып калу һәм шулай ук үз кесәләренә аз кагылу максаты белән без бары тик ун процентын гына түлибез диләр. Доверенныйларның моңа риза буласылары килми һәм Сираҗетдинның акылдан шашуын дәлилләү өчен доктор чыгаралар.
Туктагаевның юләрләнү хәбәре таралу белән, хезмәткәрләр буйсынмый башлыйлар, хатыны Гөлҗиһан да, иренең юләрләнеп бетүенә ышанып бетмәсә дә, аның белән тормау, бүтән иргә чыгу турында уйлый, приказчик Мөһәммәтҗан да «абыстай әле артык карт түгел, акчасы булса, аның белән торырга мөмкин», дип уйлый.

Кульминацион нокта

Сираҗетдинны тикшергән вакытта, Сираҗетдин докторга эшне бозмасын өчен акча сузарга уйлый һәм җаен туры китереп, аңа зур акча төртә. Доктор акчаны аламы, әллә инде Сираҗетдинны сатамы?

Чишелеш

Сираҗетдин докторның «тылсымы» ярдәмендә «акылга килә». Доктор исә моны зур акча хисабына эшли. Нәтиҗәдә, Сираҗетдин шушы оста үткәрелгән аферасы ярдәмендә йөз дә сигез мең сум табыш ала. Шуннан Сираҗетдин “Бер минут эчендә йөз дә сигез мең сум файда! Хатынны җибәрәм, яшь хатын алам, йорт салам! Типтерәм дөньясында!” ди. Шулай итеп, конфликт чишелә, вакыйга тәмамлана.

Темасы

Акча

Проблемасы

Кешеләр өчен акчаның бар нәрсәдән дә өстен булуы.

Идеясе

Автор кешенең акчага, байлыкка омтылуын, акча алдында кол булуын күрсәтә, байлык өчен хәтта җинаять кылырга да әзер булуын ача. Сираҗетдиннәр җәмгыятендә бар нәрсәне сатып алып була, намус, вөҗдан кебек төшенчәләр онытылган, кешеләр түбән җанга әйләнгән, һәммә нәрсә күрәләтә алдауга корылган, тормыш законы булып әверелгән.

Сез беләсезме?

А.Н.Островский һәм Г.Камал иҗаты купецлар темасы белән охшаш. Г.Камалның “Банкрот” һәм А.Н.Островскийның “Свои люди – сочтемся” дигән комедияләре сюжеты һәм төзелеше белән бер-берсенә охшаган, әмма монда кабатлау юк, охшашлык кына бар. Мәсәлән, Большов белән Туктагаев арасында охшашлык зур, ләкин Сираҗетдин Большовның күләгәсе түгел, ул промышленность чоры купецы һәм Большовтан хәйләкәррәк.

Share to Facebook
Share to Google Plus
Share to LiveJournal
Share to MyWorld
Share to Odnoklassniki

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган

*