Яңалыклар

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының районара семинары узды

20 нче февраль көнне Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында “Критик фикерләү сәләтен үстерү аша әдәбият дәресләрен укытуда нәтиҗәлелеккә ирешү юллары” дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучыларының районара семинары узды. Семинарда база мәктәбенә караган Р.Шуган, О.Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты […]

Укучыларыма Яңалыклар

IV республикакүләм “Фоат Садриев укулары – 2017”

Республикакүләм Фоат Садриев укулары Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, якташ язучыбыз, Мөслим төбәге әдипләре, күренекле фән эшлеклеләре, сәнгать әһелләре, башка өлкәләрдә танылган шәхесләрнең иҗатын өйрәнү, пропагандалау, 2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру һәм укучыларда тикшерү, коммуникатив хәбәрдарлык формалаштыру, […]

Укучыларыма Яңалыклар

Остазыбызның яңа китабы

2016 нчы ел азагында Татарстан китап нәшриятында шагыйрь, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Мөслим районының мактаулы гражданины, остазыбыз Мөҗәһит Әхмәтҗановның «Бәхет юлы» исемле китабы басылып чыкты. Анда балалар өчен шигырьләр, табышмаклар, тизәйткечләр, палиндромнар тупланган.

Яңалыклар

«Мәгариф. Татар теле» журналы — 2016, №4

“Мәгариф” журналының рәсми сайтында “Мәгариф. Татар теле” журналының чираттагы саны дөнья күрде. Ул бушлай таратыла.   ЭЧТӘЛЕК Максат-бурычларны гамәлгә ашыру юлында (ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Г.Х.Исмәгыйлева белән әңгәмә) ФАЗЫЛОВА Р. «Республиканың иң яхшы 20 авыл мәктәбе»: уңышка ирешү серләре ШИРМӘН Х. Халкыбыз горурлыгы ӘХТӘРИЕВА Р., КАМАЕВА Р. Ирекле сертификация – […]

Яңалыклар

БРТ – 2017

Кадерле укучыларым, һөнәрдәшләр, хөрмәтле әти-әниләр. Күптән түгел Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында 2017 ел өчен татар теленнән бердәм республика тесты буенча күрсәтмә материаллар урнаштырылды. Сайт материаллары белән якыннан танышу өчен, әлеге сылтама буенча үтегез: Единое республиканское тестирование по татарскому языку для обучающихся 9 классов > 2017 год   Татар әдәбияты үзәгенең рәсми […]

Яңалыклар

Олимпиада нәтиҗәләре: кызларыбыз – җиңүчеләр!

21 декабрь көнне татар теленнән олимпиаданың муниципаль туры үтте. Әлеге бәйгедә 5А сыйныфы укучысы Зиатдинова Айназ һәм 9А дан Әхмәтҗанова Эльвина җиңүчеләр булдылар. Булдырдыгыз, кызлар! Афәрин! Өметләремне акладыгыз. Киләчәктә дә сезгә зурдан-зур уңышлар юлдаш булсын! Сез булдырасыз. Мин сезгә ышынам!

Яңалыклар

Олимпиада нәтиҗәләре: Алсуыбыз – җиңүче!

19 декабрь көнне татар мәктәпләрендә укучы балалар өчен татар әдәбиятыннан олимпиадның муниципаль туры үтте. 11А сыйныфы укучысы Җәлилова Алсу зур уңышы белән сөендерде: 1 нче урынны яулады. Алсу, сине зур уңышың белә ихластан котлыйм. Җиңүләрең соңгысы булмасын, яңа үрләр сиңа! Афәрин! Булдырдың! Алда да сынатмассың дип ышанып калам!

Яңалыклар

Олимпиада нәтиҗәләре: Алмазны котлыйбыз!

16 декабрь көнне татар мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен татар теленнән предмет олимпиадасының муниипаль туры узды. Бәйге нәтиҗәсе куандыра: 6А сыйныфында белем алучы укучым Юнысов Алмаз призлы урын яулады. Алмазны чын күңелдән уңышы белән котлыйм. Алга таба да сынатмас, тагын да зуррак үрләр яулар дип ышанып калам.

Яңалыклар

Минобрнауки РФ готовит изменения во ФГОС среднего общего образования

Министерство образования и науки РФ разработало изменения в федеральный государственный образовательный стандарт среднего общего образования. Они, в частности, подразумевают формирование у школьников антикоррупционного мировоззрения и способности противостоять экстремизму и национализму. Кроме того, раздел, посвященный предметным результатам освоения программы, планируют дополнить подразделом «Астрономия».   Проект приказа о внесении изменений во ФГОС среднего общего образования опубликован на […]