Норматив документлар һәм УМК

Дәреслекләрнең федераль исемлеге

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 28.12.2019 елгы 345 нче номерлы боерыгы нигезендә дәүләт мәктәпләрендә кулланырга тиешле уку дәреслекләре исемлеге расланды. Боерык Россия Федерациясе мәктәпләрендә яңа уку елына мәктәп китапханәләрен туплау һәм яңарту өчен кулланылачак. Фәннәрне татар телендә укыту дәреслекләре исемлеккә кермәгән. Шулай ук татар халкы яки Татарстан тарихыннан дәреслекләр дә юк. Татарстан Мәгариф һәм фән министрының […]

Рубрикасыз

Төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) – 2018

Игътибар! Мәгълүмат рус телле төркемнәрдә укучылар өчен! Кадерле укучыларым! Әлеге көнгә кадәр 9 нчы сыйныфлар өчен ана теленнән (туган телдән) 2018 нче елгы төп дәүләт имтиханы өчен контроль-үлчәү  материалларының күрсәтмә вариантлары булмау сәбәпле, 2017 нче елгы демоверсия буенча әзерләнергә тәкъдим итәм. Туган телдән төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен, 3 сәгать 55 минут вакыт бирелә. Имтихан […]

Автор турында Фәнни-методик эшчәнлек

Минем тормышымда – укытучы

“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия бәйгесенә тәкъдим ителгән “Эссе” конкурсы язмасы (кыскартып бирелгән). Җәлилова Г.И. Минем тормышымда – укытучы / Исмәгыйлева Г.Х., Шәрипова А.С., Мусина Г.Ф. һ.б. “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия конкурсы. – Казан: РИЦ “Школа”, 2017. – 36-37 б.

Укучыларыма Цифрлы белем бирү ресурслары

Татар теленнән интерактив күнегүләр

Кадерле укучыларым! Сезгә learningapps.org сайтында төрле авторлар эшләгән интерактив күнегүләргә сылтамалар куям. Әлеге күнегүләр сезгә татар теленнән белемнәрегезне искә төшерергә һәм тирәнәйтергә ярдәм итәр дип ышанып калам. 1. Алфавитны беләсеңме? 2. Лексикология (кроссворд) 3. Фигыль юнәлешләре 4. Исемнәрне килешләр белән төрләндер. 5. Сыйфатларның ясалышы (пазл уены). 6. Мисалны тыныш билгеләренә туры китер (парлаштыру уены). 7. […]

Безнең проектлар Фәнни-методик эшчәнлек Цифрлы белем бирү ресурслары

Әдәбияттан эш дәфтәре

2008 – 2013 нче елларда актив эшләгән сайтымда мин “Әдәбияттан эш дәфтәре” бүлеге ачкан идем. Әлеге сәхифә аерым проект буларак та эшли. Бүлектә укучыларны интерактив материаллар, кызыклы мәгълүматлар, уеннар һ.б. үзенчәлекле мәгълүмат һәм белем бирү чаралары көтә. Игътибарыгыздан читтә калмасын өчен, яңа сайтыма әлеге проектка да сылтама куярга булдым. Әдәбияттан хәзер инде федераль стандартларга туры […]

Безнең проектлар Дәрестән тыш эшчәнлек Укучыларыма Фәнни-методик эшчәнлек Цифрлы белем бирү ресурслары

“Татар телен – “5”легә!” интернет-проекты

“Татар телен – “5”легә!” интернет-проектына 2012 нче елда нигез салынды. Ул орфограммалар белән эш буенча виртуаль факультатив буларак эшли башлаган иде. Укучыларның гына түгел, мөгаллимнәрнең имтиханага, олимпиадаларга һәм төрле сынауларга әзерләнүдә туган кыенлыкларын исәпкә алып, ул бүген берничә бүлек белән баетылган рәвештә эшләп килә. Шул ук вакытта орфограммалар белән эшләү өчен күнегүләр әле эшләнә генә […]

Автор турында Безнең проектлар Фәнни-методик эшчәнлек

“Хезмәтем – җан рәхәтем” исемле методик җыентык

Җәлилова Г.И. Хезмәтем – җан рәхәтем. Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсе. – Мөслим, 2017, – 104 б. Кулланмада авторлык программалары, мастер-класс, дәрес эшкәртмәләре, дидактик материаллар, укытучының күп еллык эш тәҗрибәсен чагылдырган мәкаләләр урын алды. Рецензия авторы – Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты өлкән фәнни хезмәткәре Рифә Фатхрахман кызы Харрасова. […]